«Юбиляр китапны таны»: әдәби уен (6+)

27 октябрь көнне 13 нче санлы китапханәдәге очрашу беренче тапкыр китап нәшер ителгән елның аның туган көне булып саналуы турында китапханәче сөйләвеннән башланды. Шул вакыттан китапның яше санала башлый. 

Узнай книгу
13ф. узнай книгу юбиляра
13ф. узнай книгу 2

«Китаплар – 2022» электрон презентациясе чарада катнашучыларны юбиляр китаплар белән таныштырды – китапларның кайсы иң өлкәне, кайсы иң яше булуын ачыкладылар. Күп еллар элек туган әсәрләр хәзерге көндә дә актуаль булып кала. Бу сүзләрнең дөреслегенә балалар, «Кемнең сүзләре», «Геройны ата» кебек уеннарында катнашып, тагын бер кат инанды. Алар әдәби геройларны, юбиляр китап авторларын белде. Мәсәлән, матур рәсемле иллюстрация буенча укучылар А. де Сент-Экзюпериның «Маленький принц» юбиляр китабын ачыклады. Быел фәлсәфи әкияткә 80 яшь тулды. 

Балалар язучылар иҗаты турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды, яраткан әсәрләрен искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: